Киләчәккә юл салучы изге гамәл
Иман нуры

Киләчәккә юл салучы изге гамәл

Яшел Үзән шәһәренең үзәгендә, «Җәмигъ» мәчете янәшәсендә, Каюм Насыйри исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге буларак эшләячәк полилингваль мәктәп төзелеше дәвам итә. Зур һәм мөһим проектның үзенчәлеге шунда: ул дәүләт финанславына түгел, ә хәйриячеләр, эшкуарлар һәм меценатларның ирекле иганәләренә нигезләнә.

Фотолар: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

26 сентябрьдә биредә истәлекле вакыйга булды – булачак үзәк территориясендә киләчәк буынга теләкләр язылган вакыт капсуласы салынды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Михаил Афанасьев, «Меценатлар» җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Гыймадов, эшкуарлар, меценатлар һәм хәзрәтләр катнашты.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Капсуланы нәкъ менә 26 сентябрьдә салу да символик мәгънәгә ия. Моннан ике ел элек, шул ук көнне, биредә беренче төзелеш эшләре башланган иде. Хәзер инде булачак үзәкнең диварлары күтәрелгән, төзелешнең шактый зур өлеше башкарылган. Вакыт капсуласы исә бүгенге көн белән киләчәкне тоташтыручы символик юллама булып тора.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында гамәлгә ашырыла. Бу исә инициативага аерым дәрә­җә һәм җаваплылык өсти.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Чара барышында изге гамәлне тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Җыелышның төп максаты – даими ярдәм күрсәтүче хәйриячеләр белән очрашу, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау һәм яңа эшмәкәрләрне, меценатларны изге эшкә җәлеп итү.

Проект инициаторлары билгеләп үткәнчә, мондый күләмле эшне бер кеше генә башкарып чыга алмый. Аның нигезендә – күпсанлы битараф булмаучыларның ярдәме, уртак тырышлыгы һәм изге ниятләр бердәмлеге.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

– Иң беренче чиратта, бөтен мактаулар һәм рәхмәтләр Аллаһ Тәгаләгә. Күпме кешеләр арасыннан безне сайлап, әлеге проектка сәбәпче итте. Сез – хәйриячеләр булмасагыз, мин үзем генә берни эшли алмас идем. Шөкер, диварлары булдырылды, кирпечләр алынды. Район башлыгына да зур рәхмәт. Сезнең белән киңәшләштем, һәрвакыт ярдәм итәсез. Ике ел вакыт бирелде, бәлки, Аллаһ кушса, тизрәк тә башкарып чыгарбыз, – диде Ильяс Гыймадов.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Район башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, кайчандыр күз алдына да китерүе кыен булган зур эшләр бүген инде чынбарлыкка әверелә.

– Үзәк хөкүмәт акчаларына түгел, ә меценатлар, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән төзелә. Һәм аның киләчәктә тынычлык, игелек территориясе булачагына ышанам.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Каюм Насыйри исемен йөртәчәк рухи-мәгърифәт үзәгенең гомуми мәйданы якынча 5 мең квадрат метр тәшкил итә. Мәгариф учреждениесе 500 укучыга исәпләнгән. Биредә балалар 1дән 11нче сыйныфка кадәр белем алачак. Укучылар рус, татар, гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнәчәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Каюм Насыйри исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге – белем бирү урыны гына түгел, ә рухият, телләр, мәдәният һәм традицияләрне берләштерүче үзәк булырга тиеш. Аның нигезенә салынган иң мөһим кыйммәтләрнең берсе – кешеләрнең бердәмлеге һәм изге эшкә битараф булмаулары.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,


Нет комментариев