Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Каршыга чыгуның бәясе: 7,5 мең сум штраф яки 3 ел төрмә

Яшел Үзәндә каршы полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның нәтиҗәләре авырлыгын киметү буенча чаралар узачак.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Республикада 2026 елның 2 аендагы оператив мәгълүматлар буенча, каршы полосага чыгу белән бәйле 47 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 22 кеше һәлак булган һәм 79 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу сәбәптән гомере өзелүчеләрнең өлеше барлык аварияләрдә үлүчеләрнең гомуми саныннан 42,3%ын тәшкил иткән.

Каршы полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатыннан, агымдагы елның 5 мартыннан 18 мартына кадәр, «Каршы полоса» дигән профилактик чара үткәрелә.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, йөртүче үзе чыгарга җыенган полосаның узып китү өчен җитәрлек ераклыкта булуына, ул юл хәрәкәтенә куркыныч тудырмаячагына һәм башка кат­нашучыларга комачауламаячагына ышанырга тиеш, ә «Узып китү тыела» дигән юл билгесе куелган урыннарда, шулай ук, куркыныч борылышларда һәм чикләнгән күрүчәнлек булган башка участокларда – узып китүләр тыела.

Әлеге таләпләрне бозган өчен йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына яки дүрт айдан алты айга кадәр срокка транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әлеге хокук бозу кабат­ланган очракта, ул бер ел срокка транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Моннан тыш, хокук бозу әлеге гамәл өчен административ җәзага тарттырылган һәм транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, яисә әлеге гамәлне кылганы өчен хөкем ителгәнлек булган зат тарафыннан кылынса, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлда йөрүчеләрне бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев