Бүген, 4 майда, якынча сәгать 13:10да М-7 трассасында, Карамалы Тау авылыннан ерак түгел җирдә җитди юл-транспорт һәлакәте булды.
Җиңел машина чокырга авып төште.
Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә бер бала зыян күрде — 2018 елгы кыз. Уртача авырлыктагы баш мие җәрәхәте белән ул Казандагы балалар клиник хастаханәсенә китерелде, аннан соң интенсив терапия бүлегенә госпитализацияләнде.
Хәзерге вакытта вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Нет комментариев