Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яңа ел алдыннан юлларда бәйрәм

Яңа ел алдыннан Зеленодольск районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре традицион акция үткәрде – юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Водительләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, җылы теләкләр яңгырады. Бу матур традиция шәһәр халкына яхшы кәеф, елмаю һәм бәйрәм рухы бүләк итә.

ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ исеменнән барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз!



Яңа ел юлларда иминлек, гаиләләрегезгә тынычлык, сәфәрләрдә ышаныч китерсен.
Сак булыгыз, юл кагыйдәләрен үтәгез.

Бәйрәм белән! Алда – тигез юллар һәм якты өметләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев