Әйшә янында «КамАЗ» җәяүлене бәрдергән
Узган атнада 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Фото: ясалма интеллект
32сендә матди зыян китерелгән. 1 юлтранспорт фаҗигасендә 1 кешенең гомере өзелгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Казан – ЙошкарОла – Волжск юлының 450нче чакрымында, Әйшә янында «КамАЗ» автомобилен йөртүче караңгы вакытта юлдан чыгып барган, киеменә яктылык кайтаручы элементлар тагылмаган җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, бу җәяүленең гомере, алган җәрәхәтләреннән, ашыгыч ярдәм күрсәтү каретасында өзелгән. Үлүченең ул вакытта шәхесе ачыкланмаган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев