***
Кичә, 1 октябрь көнне, Новосибирск өлкәсендә бер аучы үзенең танышлары белән кыргый хайван аулаган. Лицензияләре тәртиптә булган. Кыр кәҗәләрен эзләгәндә ир-ат якын-тирәдә башка аучылар юкмы икәнлеген ачыкламыйча, карабиннан аткан.
Нәтиҗәдә, ул Ленин районы башлыгына эләгә. Түрә урында ук үлгән. Саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәлне өлкә прокуратурасы да контрольдә тота, дип хәбәр итә җирле прокуратура.
Нет комментариев