Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләнә. Бу ВИЧ-инфекция проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, авыруны кисәтү, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм итү һәм аларга карата тискәре карашны бетерү максатыннан үткәрелә.
ВИЧ-инфекция – бүген дә актуаль проблема. Вирус кеше организмында озак еллар бернинди билгеләрсез яшәргә, шуңа күрә кеше үзендә инфекция барлыгын белмичә дә йөрергә мөмкин. Үз сәламәтлегеңә битараф булмау, вакытында ВИЧка тест тапшыру – үзеңне һәм якыннарыңны саклауның мөһим шарты.
ВИЧ-инфекцияне ачыклау өчен кан анализы тапшыру җитә. Россиядә яшәүчеләр ВИЧка бушлай тикшерүне яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә яки СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәкләрендә үтә ала.

Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция хөкем карары түгел! Заманча антиретровирус терапиясе вирусның үрчүен контрольдә тотарга, иммунитетны сакларга һәм озак яшәргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – дәвалануны вакытында башлау һәм табиб киңәшләрен үтәү.
Шуны да белү мөһим: дәвалануны дөрес кабул иткән һәм вирус йөкләнеше тотрыклы рәвештә билгеләнми торган дәрәҗәгә җиткән кешеләр ВИЧны җенси юл белән партнерларына тапшырмый.
ВИЧ белән яшәүче кешеләргә карата кимсетү, курку һәм читләштерү булырга тиеш түгел. Алар да җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары. Мәгълүматлы булу, бер-береңә хөрмәт белән карау һәм ярдәм күрсәтү – инфекциягә каршы көрәшнең мөһим өлеше.
Бөтендөнья җәмәгатьчелегенең төп максаты – 2030 елга СПИДны халык сәламәтлегенә янаучы куркыныч буларак бетерү. Бу максатка ирешү һәр кешенең җаваплылыгына, профилактикага һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле.
Онытмагыз: ВИЧ-статусыгызны белү – сәламәт киләчәккә таба беренче адым. Вакытында тикшерелегез, үзегезне саклагыз һәм башкаларга карата мәрхәмәтле булыгыз!
Материалны «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы тәкъдим итте
Нет комментариев