Яшьләрнең тәртипсезлеге аркасында өлкәннәр уңайлыктан мәхрүм калырга тиешме?
Әйтәм әле

Яшьләрнең тәртипсезлеге аркасында өлкәннәр уңайлыктан мәхрүм калырга тиешме?

Укучы фикере.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Күл буенда урнашкан биш катлы йортлар яныннан узарга туры килде. Бер подъезд төбендә дә утырырга урындык яки эскәмия күрмәдем. Башта моңа әллә ни игътибар итмәгән идем. Соңыннан гына уйлап куйдым: бәлки, биредә яшәүчеләр эскәмияләрне махсус алып ташлагандыр? Чөнки күл буена ял итәргә килгән яшьләр еш кына шушы тирәдә туктала. Утырып кына калсалар бер хәл! Төннәрен шаулашалар, тавышланалар, үзләреннән соң тирә-юньдә чүп-чар калдыралар. Йортта яшәүчеләрнең тынычлыгын бозалар, ишегалларын чүплеккә әйләндерәләр.

Менә шундый күңелсез нәтиҗә килеп чыккан: тынычлыкны саклау өчен, күрәсең, эскәмияләрдән дә котылырга туры килгән. Ә бит шул йортларда өлкән яшьтәге кешеләр дә, авыр сумкалар күтәреп кайтучы хатын-кызлар да яши. Аларга кайтып җиткәнче бераз ял итеп алырга, сумкаларын куеп торырга бер эскәмия дә юк. Нишләргә соң? Яшьләрнең тәртипсезлеге аркасында өлкәннәр дә, йортта яшәүчеләр дә уңайлыктан мәхрүм калырга тиешме?


Нет комментариев