Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАСУ) уку-лаборатория корпусын төзү проекты дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган.
Яңа бинаны Казан шәһәренең Калинин урамы, 41 нче йорт адресы буенча төзергә планлаштыралар.
Төзелешне Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гамәлгә ашырачак. Проектны «Татинвестгражданпроект» белгечләре һәм «Адаль» компаниясе әзерләгән.
Әлегә ачыкланган мәгълүматларда төзелешнең кайчан башланачагы, аның бәясе һәм булачак бинаның техник характеристикалары күрсәтелмәгән.
Татар-информ
Нет комментариев