Игътибар: Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә битлек режимы кертелә
Яшәеш

Игътибар: Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә битлек режимы кертелә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны артуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, республика медицина оешмаларында чикләү чаралары кертелә башлый.

Фото: ясалма интеллект

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәрен үтәү максатыннан, Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең барлык бүлекчәләрендә (поликлиникаларда, стационарда, фельдшер-акушерлык пунктларында) битлек режимы кертелә. Шулай ук пациентлар янына керүгә карата чикләүләр билгеләнә.

Сезне бу карарга аңлап каравыгызны сорыйбыз. Бу – пациентларның һәм медицина хезмәткәрләренең инфекцияләрдән иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле мәҗбүри чара.

Зинһар, медицина учреждениеләренә килгәндә битлек киегез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЗЦРБ


Нет комментариев