Әниләр сәламәтлеге — милләт киләчәге
#кирәклекиңәшләр

Әниләр сәламәтлеге — милләт киләчәге

30 ноябрьдә Әниләр көне билгеләнә. Хатын-кыз сәламәтлеге кешелекнең иң мөһим кыйммәтләреннән берсе, ә әни сәламәтлеге һәр милләт киләчәге өчен зур әһәмияткә ия.

Фото: ясалма интеллект

Хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген саклауда шәхси җенси гигиена, менструаль циклны контрольдә тоту, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес җенси тәртип һәм абортларны профилактикалау зур роль уйный. Шулай ук гинеколог һәм эндокринологта даими профилактика тикшерүләре үтү репродуктив система авыруларын һәм гормональ тайпылышларны вакытында ачыкларга ярдәм итә.

Шәхси җенси гигиена – репродуктив сәламәтлекне саклауның нигезе. Ул һәр көнне һәм бөтен шартларда мөһим. Төп кагыйдәләр: көн саен гигиена процедураларын башкару, махсус билгеләнгән шәхси сөлге куллану; табигый тукымадан эшләнгән дөрес эчке кием кию («стринги» тәкъдим ителми); прокладкалар, тампоннар һ.б.ны дөрес куллану – менструация вакытында һәр 3–4 сәгать саен алыштыру, хуш исле өстәмәләрсез чараларны сайлау; менструациядән тыш көнлек прокладкалар тәкъдим ителми.

Менструаль циклны күзәтү бик мөһим. Гинеколог кабул итүендә иң беренче «соңгы менструация кайчан булды?» дигән сорауны бирә. Бүген циклны күзәтү өчен телефон кушымталарын кулланырга мөмкин: анда менструация даталарын гына түгел, циклның төрле фазаларындагы симптомнарны да билгеләп барырга була.

Сәламәт яшәү рәвеше дә мөһим: тулы йокы – көненә 8 сәгатькә якын, 22–23 сәгатьтә йокларга яту; 23:00дән 03:00гә кадәрге йокы иң файдалы дип санала, караңгыда йоклау кирәк. Стрессларга каршы торучанлыкны формалаштыру да зарур.

Дөрес җенси тәртип һәм контрацепция турында да онытмаска кирәк. Контрацепция ысуллары төрле: табигый (нәтиҗәлелеге түбән), барьерлы (югары нәтиҗәле), гормональ (югары нәтиҗәле), эчке матка гормональ һәм гормональ булмаган (ышанычлы), химик (аз нәтиҗәле), хирургик (иң нәтиҗәле). Ысулны табиб белән киңәшләшеп сайлау дөрес.

Даими медицина тикшерүе дә мәҗбүри: гинекологка елына 1 тапкыр бару тәкъдим ителә. Кабул итүдә табиб шикаятьләрне, цикл үзенчәлекләрен ачыклый һәм карау үткәрә. Лаборатор тикшерүләр: вагиналь бактериаль флора мазогы; җиңсә муентыгы һәм цервикаль канал өслегеннән цитологик тикшерү; 40 яшьтән соң һәр 2 елда сөт бизләре маммографиясе (40 яшькә кадәр сөт бизләре УЗИы тәкъдим ителә).

Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы


Нет комментариев