Татарстанда гражданнарны кабул итү вакытында ир-ат сөйгәненә тәкъдим ясаган
Яшәеш

Татарстанда гражданнарны кабул итү вакытында ир-ат сөйгәненә тәкъдим ясаган

Татарстанда гражданнарны кабул итү вакытында гадәти булмаган һәм күңелле вакыйга булган: килүчеләрнең берсе сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Бу хакта республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская MAX каналында хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, ир-ат кабул итүгә үз мәсьәләсе белән килгән. Әмма шушы мөмкинлектән файдаланып, сөйгәненә үзенең тормыш иптәше булырга тәкъдим итәргә булган.

Ул кызы алдында бер тезенә басып, иң мөһим соравын биргән. Бу мизгел, мөгаен, парның күңелендә озак сакланачак.

«Димәк, бүген без мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә генә ярдәм итмәдек, бәлки тагын бер бәхетле гаилә тарихына нигез дә салдык», — дип язган Сәрия Сабурская.

Ул яшьләрне кавышу тәкъдиме белән котлаган һәм аларга озын, бәхетле һәм мәхәббәт белән тулы гаилә тормышы теләгән.

Татар-информ


Нет комментариев