2026 елның 26 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле бозлавык булуы көтелә.
Фото: ясалма интеллект
Түбәндәге киңәшләрне үтәгез:
- Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз, ашыкмагыз.
- Атлаганда аяк табанына тулысынча басыгыз, юл өслегендәге тигезсезлекләрне исәпкә алыгыз.
- Җәяүлеләргә юлны бары тик махсус билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга киңәш ителә.
- Балаларны игътибарсыз калдырмагыз.
- Өлкән яшьтәге һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итегез.
- Саклык чараларын үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.
Нет комментариев