Татар Танае авылында «Әниемнең күңел җылысы» дип исемләнгән эчтәлекле концерт узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылында «Әниемнең күңел җылысы» дип исемләнгән эчтәлекле концерт узды

Иделаръягы клублар системасы хезмәткәрләре әзерләгән әлеге бәйрәм кичәсе ана назына, мәхәббәткә, ихтирамга һәм җылы хисләргә бай булды.

Сәхнәдә яңгыраган һәр җыр, һәр чыгыш тамашачы күңеленә үтеп керде. Тамашачылар исә башкаручыларны зур кызыксыну һәм ихлас алкышлар белән каршы алды. Залны тутырган җылы мохит, елмаюлар һәм күтәренке кәеф бәйрәмнең аерым бер матурлыгын тудырды.

«Әни – һәрберебезнең тормышындагы иң кадерле, иң газиз кеше. Әниләребезгә булган рәхмәтебезне, хөрмәтебезне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Бүгенге концерт күңелләребезгә җылылык өстәде, барыбызны да матур хисләр белән баетты. Шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык хезмәттәшләребезгә, килгән кунакларыбызга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бердәмлегебезне саклап, һәрчак шулай дус-тату булып яшәргә һәм эшләргә язсын!» – дип үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Бәйрәмдә катнашкан һәр хезмәттәшебезгә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез! Әниләребезнең күңел җылысы һәрчак безне саклап, тормышыбызны нурга күмеп торсын!

 


Нет комментариев