Сигез кеше зыян күргән.
Фото: Татар-информ
Татарстанның Алабуга районында М-12 трассасында вахта автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл-транспорт һәлакәте кичә Чирши авылы янында теркәлгән. Автобус салонында 12 кеше булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күргән сигез пассажир Алабуга районы үзәк хастаханәсенә озатылган. Автобус йөртүчесе вакыйга урынында калган. Ә автобуста булган тагын өч кеше медицина ярдәме кирәк булмау сәбәпле, үзләре китүне хуп күргән.
Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен урынга Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хезмәткәрләре килгән. Эшләргә 14 кеше һәм алты берәмлек техника җәлеп ителгән.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Новости Татарстана
Нет комментариев