Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Бу мошенниклар бигрәк тә активлашты инде! Кешеләрне алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап кына торалар. Иң куркынычы – алар шулкадәр оста сөйләшә, ышаныч уята белә, хәтта үзеңнең ничек итеп тозакка эләгүеңне дә сизми каласың. Бер көнне эш телефонына шалтыраттылар. Имеш, 1нче поликлиникадан икәннәр. «Флюорография узарга кайсы көнне киләсез? Сезне кайсы көнгә языйк?» – дип сорыйлар. Аны-моны уйламадым. Хезмәттәшләрем белән киңәшләштек тә, дүшәмбе көнне килербез, дип җавап бирдем.
Тик моның белән генә сөйләшү тәмамланмады. «Ярар, сезгә карта ачарга кирәк. СНИЛС номерын әйтегез әле», – диләр. Нинди карта икән дип тә башыма килмәде, номерны әйтеп салдым. Аннары: «Бу бит коллективның эш телефоны, шәхси телефон түгел», – дигәч, теге кеше тиз генә сөйләшүне тәмамлады. Менә шуннан соң гына мошенник белән сөйләшкәнемне аңладым!
И-и, кызлар, алдануы бик җиңел икән бит! Кайчак башкаларның күпме сумнарда акча югалтуына гаҗәпләнәбез, хәтта көлеп тә куябыз. Ә үзең шундый хәлгә таргач, мошенникларның никадәр оста психолог булуын аңлыйсың. Кеше белән шулкадәр ышанычлы сөйләшәләр ки, үзең дә сизмәстән, кирәкле мәгълүматны биреп куясың. Шуңа күрә барыгызны да кисәтәсем килә: телефоннан шалтыратучыларга документ номерларын, банк картасы реквизитларын һәм раслау кодларын әйтмәгез!
Аеруча игътибарлы булыгыз: поликлиника, медицина тикшерүе, флюорография узу сәбәбе белән шалтыратып, төрле мәгълүматлар сорасалар, ышанырга ашыкмагыз. Сөйләшүне өзеп, поликлиниканың рәсми номерына үзегез шалтыратып, тикшерегез. Мошенникларның максаты – сезнең шәхси мәгълүматларыгызны кулланып, банк хезмәтләренә яки «Госуслуги» аккаунтыгызга керү мөмкинлеге алу булырга мөмкин. Мин үзем дә бу сөйләшүдән соң гына шикләндем. Сез андый хәлгә юлыкмагыз!
Нет комментариев