Синоптиклар якындагы тәүлектә Татарстанда көчле бозлавык көтелүе турында кисәтә. Начар һава торышы 2026 елның 26 ноябрендә төнлә дә, көндез дә сакланачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Мондый шартларда урамнарда һәм юлларда ашыкмыйча, сак йөрергә кирәк. Коткаручылар аяк табанына тулысынча басып атларга һәм юл өслегендәге тигезсезлекләргә игътибар итәргә киңәш итә. Җәяүлеләргә юлны бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Балаларны караучысыз калдырмаска, ә өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә кирәк булганда ярдәм итәргә киңәш ителә. Тайгак юлда саксызлык җитди имгәнүләргә китерергә мөмкин.
Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта 112 номерына шалтыратыратыгыз.
Нет комментариев