***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән юеш кар явачак. Аерым районнарда буран, бозлавык булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка таба юнәлешен үзгәртәчәк, тизлеге секундына 7–12 метр. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 16–21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы 0..-4˚, көндез -3..+1˚ градус булачак.
Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы саклана.
Нет комментариев