Татарстанда 47нче атнада грипп белән авыручылар саны кискен арткан. Хәзер грипп ОРВИ очракларының 70%ын тәшкил итә. Бер атна эчендә грипп һәм салкын тию белән 14,5 меңнән артык кеше авырган. Бу хакта Роспотребнадзорның республика идарәсендә хәбәр иттеләр.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы
Белгечләр мәгълүматынча, авыручыларның күбесендә А төркемендәге H1N1 вирусы ачыкланган. Әлегә авыру дәрәҗәсе эпидемия чигеннән түбән, шуңа күрә белгечләр прививка ясатырга чакыра.
Хәзерге вакытта Татарстанда миллионнан артык кеше гриппка каршы вакцина алган. Бу республика халкының нибары 32%ын тәшкил итә.
Аеруча 60 яшьтән өлкән кешеләргә, үпкә, йөрәк-кан тамырларының хроник авырулары булганнарга һәм артык авырлыгы булган кешеләргә прививка ясату киңәш ителә.
Табиблар шулай ук җәмәгать урыннарында битлек кияргә, кулларны еш юарга, бүлмәләрне җилләтергә һәм авыру кешеләр белән аралашудан сакланырга киңәш итә. Авыру билгеләре барлыкка килсә, үзлектән дәваланмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Новости Татарстана
Нет комментариев