Яшәеш

Казандагы «Ярдәм» бульвары БРИКС+ премиясендә иң яхшысы дип танылды

Казанның Серов урамында урнашкан «Ярдәм» бульвары халыкара премиягә лаек булды. Ул БРИКС+ (Sustainability Leaders Award) конкурсында «Социаль үсеш һәм гражданнарга ярдәм» номинациясендә җиңү яулады. Бүләкне Мәскәүдә, «Россия» милли үзәгендә тапшырдылар. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.

Бүләкне комитет рәисе Альберт Шайнуров кабул итеп алды. БРИКС халыкара муниципаль форумы кысаларында узган премияне «Росатом» дәүләт корпорациясе гамәлгә куйган. Җиңү өчен 38 илдән проектлар көч сынашкан.

Серов урамындагы «Ярдәм» бульвары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган. Ул «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы кысаларында төзекләндерелгән.

Эшләр өч этапта башкарылган: 2023 елда инженерлык челтәрләре үткәрелгән һәм территория әзерләнгән, 2024 елда балалар һәм спорт мәйданчыклары, сенсор бакчасы һәм парковка булдырылган. 2025 елда исә ял итү зонасы, су белән уйнау мәйданчыгы, җәмәгать бакчасы, китап алмашу һәм ишарәләр телен өйрәнү мәйданчыклары ачылган.

Бульварда шулай ук тактиль брусчатка, тоткалар, Брайль шрифты белән язылган мәгълүмат стендлары һәм махсус навигация җайланмалары урнаштырылган. Бүген төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган.

Вечерняя Казань


Нет комментариев