Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
«Динамовский төшү юлы» катлаулы рельефка ия: юлның озынга сузылган текә авышлыгы һәм борылышы бар. Башта җәяүлеләр кичүен сынау режимында оештыру турында карар кабул ителгән иде. Әмма гражданнардан һәм пассажирлар ташучылардан мөрәҗәгатьләр килә башлады. Аларда көзге-кышкы чорда, юлда бозлавык һәм тыгызланган кар барлыкка килгәндә, транспорт чараларының, шул исәптән пассажир автобусларының, идарә итүдән чыгу һәм шуып китү куркынычы күпкә артуы турында әйтелә.
Шуңа күрә җәяүлеләр кичүен бетерергә һәм текә төшү юлында кешеләрнең кинәт кенә хәрәкәт итүче транспорт тәгәрмәчләре астына чыгуын физик яктан булдырмас өчен киртәләр урнаштырырга карар ителде.

Норматив таләпләргә туры килә торган, куркынычсыз һәм тиешенчә җиһазландырылган җәяүлеләр кичүе күрсәтелгән урыннан 50 метр ераклыкта урнашкан. Ул юлның куркыныч борылыш өлешеннән читтә, машина йөртүчеләр җәяүлене ким дигәндә 100 метр ераклыктан күрә алырлык урында урнаштырылган. Бу хәтта бозлавык шартларында да автомобильне тулысынча туктату мөмкинлеген тәэмин итә.
Хәзерге җәяүлеләр кичүеннән Горький исемендәге заводка алып бара торган баскычка кадәрге сукмакка вакытлыча асфальт валчыгы түшәләчәк. Киләсе елда анда тулы кыйммәтле тротуар салыначак.
Шәһәр халкын юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәргә һәм якындагы махсус җиһазландырылган җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга чакырабыз.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев