Бакырчы «Мәдәни шимбә. Милли кием: буыннарны бәйләүче җеп» дигән Бөтенроссия акциясенә кушылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы «Мәдәни шимбә. Милли кием: буыннарны бәйләүче җеп» дигән Бөтенроссия акциясенә кушылды

Әлеге чара кысаларында татар халкының милли киемнәренә һәм үзенчәлекле бизәкләренә багышланган «Милли кием – халкым хәзинәсе» дип исемләнгән интерактив-танып белү әңгәмәсе үткәрелде.

Очрашу барышында катнашучылар татар халкының традицион киемнәре тарихы, аларның үзенчәлекләре һәм кулланылышы белән таныштылар. Шулай ук татар орнаментының байлыгы, милли бизәкләрнең мәгънәсе һәм аларның халык мәдәниятендәге әһәмияте турында мәгълүмат алдылар.

Татар халкының һәр милли бизәге үзенә күрә бер тарих саклый. Ул – үткәннәрне бүгенге көн белән бәйләүче, халыкның хәтерен, рухи байлыгын һәм осталыгын буыннан-буынга җиткерүче нечкә җеп. Чарада татар бизәкләренең төрле үрнәкләре тәкъдим ителде, милли мирасны саклау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеге ассызыкланды.

Мондый очрашулар халкыбызның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм тарихына карата кызыксыну уята, милли үзаңны ныгыта. Әңгәмәдә катнашучылар татар мәдәниятенең кабатланмас матурлыгын, милли традицияләребезнең никадәр бай һәм кадерле булуын тагын бер кат аңладылар.

Милли кием – ул бары тик тышкы матурлык кына түгел, ә халкыбызның тарихын, рухын һәм үзенчәлеген чагылдыручы кыйммәтле мирас. Аны саклау – һәр буынның изге бурычы.


Нет комментариев