23 – 29 ноябрь – Ашказаны-эчәк тракты авыруларын профилактикалау атналыгы.
Фото: ясалма интеллект
Ашкайнату процессында җитди авырулар килеп чыкмасын өчен, дөрес туклану бик мөһим. Рационда җитәрлек күләмдә клетчатка булырга тиеш, ә трансмайлар, ярымфабрикатлар һәм артык эшкәртелгән продуктлар куллануны киметергә кирәк.
Табиб билгеләгән дарулар комбинациясе белән H. pylori бактериясеннән котылу гастритны дәвалый һәм әлеге авыруларның барлыкка килүен яки кабатлануын профилактикалауның төп нигезе булып тора. Алдынгы илләрдә H. pylori таралуы кимү белән ашказаны җәрәхәте һәм рагы белән авыру очракларының да кими баруы арасында турыдан-туры бәйләнеш күзәтелә.
Ашказаны һәм юан эчәкнең яман шешкә әйләнеп китмәгәнлегенә инану өчен, диспансерлаштыру һәм профилактика караулары узу мөһим. Колоректаль ракны иртә ачыклауның иң нәтиҗәле ысулларына колоноскопия, сигмоскопия һәм яшерен канга тизәкнең иммунохимик анализлары керә.
Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану бавыр авырулары һәм кискен панкреатит үсешенең куркыныч факторы булып тора. Игътибарсызлык аркасында бу хәл панкреонекрозга — ашказаны асты бизе үз-үзен «ашый» башлаган, тукымалары үлгән хәлгә китерергә мөмкин.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы
Нет комментариев