Волонтер булу өчен герой булырга кирәкми (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Волонтер булу өчен герой булырга кирәкми (редакциягә килгән хат)

Хөрмәтле редакция! Хәзер без волонтерлык дигән төшенчәнең бик актуаль булган заманда яшибез. Шул уңайдан үз фикерләремне җиткерәм. Бәлки бу теманы хатлар рубрикасында да күтәреп чыгарсыз.

Фото: ясалма интеллект

Кайчак тормышта иң зур могҗизаларны акчага да сатып алып булмый. Аларны бер-берсен белмәгән кешеләрнең җылы куллары, ихлас сүзләре, ярдәмгә сузылган йөрәкләре тудыра. Берәүнең вакытында әйтелгән «Хәлләрең ничек?» дип соравы, икенченең авыр сумкасын күтәреп бирүе, ә өченченең төн уртасына кадәр кемгәдер кирәкле әйбер әзерләп утыруы – болар барысы да игелекнең кечкенә генә орлыклары. Ә шулардан зур өмет агачы үсә.

Күптән түгел бер күренеш турында уйланып йөрдем. Көзге салкын кич. Урамда җил, яңгыр сибәли. Кибеттән чыкканда, подъезд янында авыр пакетлар тотып торган бер әбине күрдем. Аның куллары калтырый, үзе баскычтан күтәрелергә җыена. Яныннан ашыгып узучылар күп булды. Шулай да, бер яшь егет туктап:

– Әби, әйдәгез, күтәрешим, – диде.

Фото: ясалма интеллект

Ул ярдәм итте дә үз юлы белән китте. Ә әби аның артыннан озак карап калды. Йөзендә елмаю, күзләрендә яшь иде. Шунда уйлап куйдым: менә бит ул волонтерлык! Аның өчен һәрвакыт махсус кием, таныклык яки зур оешма кирәкми. Иң мөһиме – кеше хәленә керә белү, битараф булмау.

Бүген шәһәрдә дә, районда да волонтерлык хәрәкәтенең әһәмияте аеруча зур. Кемдер махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә, кемдер аларның гаиләләренә булыша, кемдер өлкән яшьтәге кешеләрнең хәлен белә, ялгыз яшәүчеләргә дару, азык-төлек алып килә. Ә кемдер балаларга, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм кулы суза.

Берәүләр маскировка челтәрләре үрә, икенчеләр җылы оекбашлар бәйли, өченчеләр кирәкле әйберләрне җыю, төрү, озату белән шөгыльләнә. Бу эшләрнең берсе дә вак-төяк түгел. Чөнки ярдәмнең зурлыгы аның бәясендә түгел, ә кемгә һәм нинди күңел белән күрсәтелүе белән үлчәнә.

Әмма волонтерлык турында сөйләгәндә, без еш кына ерактагы кешеләрне, зур эшләрне күз алдына китерәбез. Ә игелекнең башы янәшәдә генә булырга мөмкин.

Кайберәүләр: «Минем берүземнән генә нәрсә үзгәрсен инде?» – дип уйлый. Ләкин нәкъ менә шушы уй безне яхшы эшләрдән читләштерә дә инде. Күз алдына китерик: бер кеше ярдәмгә килә, аңа икенчесе кушыла, аннары өченчесе. Бераздан карасаң, кечкенә генә игелек зур бер хәрәкәткә әйләнгән. Волонтерлыкның көче дә шунда – ул кешеләрне берләштерә, таныш булмаганнарны бер максат тирәсенә туплый.

Фото: редакция архивыннан

Минемчә, шәһәребездә матур бер традиция булдырырга кирәк: һәр кеше атнасына булса да бер игелекле гамәл кылсын иде. Зур эш булу мәҗбүри түгел. Кемдер өлкән күршесенең хәлен белсен, кемдер ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә кием-салым илтсен, кемдер волонтерлар әзерләгән чарада катнашсын. Ата-аналар балаларын да бу эшкә җәлеп итсә, тагын да яхшы булыр иде. Чөнки мәрхәмәтлелекне китаптан гына өйрәнеп булмый. Ул гамәлләр аша тәрбияләнә.

Волонтерлар – җәмгыятьнең күренмәс терәге. Алар һәрвакыт сәхнәдә түгел, исемнәре дә гел яңгырамый. Ләкин алар эшләгән һәрбер игелекле гамәл кемнеңдер тормышына җылылык өсти.

Шуңа күрә, хөрмәтле шәһәрдәшләр, әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлырак булыйк. Ярдәм кирәклеген күрсәк, читтән генә күзәтмик. Кулыбыздан килсә – булышыйк, килмәсә – ярдәм итә алырлык кешене табыйк. Әгәр вакыт юк икән, җылы сүзебезне кызганмыйк.

Эльвира Тимербаева


Нет комментариев