Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе өчен быелгы ел аеруча истәлекле. Мәгариф учагы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан узган тантаналы кичә төрле буын укытучыларын, укучыларны, чыгарылыш сыйныф яшьләрен, ветеран педагогларны һәм кунакларны бергә җыйды. Бу көндә гимназиянең бай тарихы гына түгел, ә аның бүгенге казанышлары, киләчәккә ышанычлы адымнары да зур горурлык белән искә алынды.
Тугыз дистә ел – бер уку йорты өчен зур тарих. Бу еллар эчендә гимназия меңләгән укучыга белем һәм тәрбия биргән, аларга тормыш юлын сайларга ярдәм иткән. Биредә салынган белем нигезе, укытучыларның хезмәте һәм буыннан-буынга күчкән традицияләр бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый.

Юбилей кичәсенә килгән кунакларны фойеда үзенчәлекле күргәзмә каршы алды. Төрле елларда гимназияне тәмамлаучыларның изге теләкләре, истәлекләре һәм рәхмәт сүзләре язылган зур стенгазета мәктәп тарихының тере елъязмасына әверелде.
Тантананы ачып, гимназия директоры Марина Ильина уку йортының бүгенге уңышларында элекке җитәкчеләрнең һәм педагогларның өлеше зур булуын билгеләп үтте. Коллективның төп бурычы – еллар дәвамында тупланган кыйммәтле тәҗрибәне саклау, аны заман таләпләренә яраклаштыру һәм яңа буыннарга тапшыру.

Район башлыгы Михаил Афанасьев та юбилярны котлап, гимназиянең Яшел Үзәннең генә түгел, республика мәгариф системасының да горурлыгы булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, әлеге белем учагы илебезгә күп кенә талантлы, сәләтле, танылган шәхесләр бүләк иткән. Алар арасында Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм Россия Герое Семён Николаев та бар. Кичәдә Геройның әнисе дә катнашты. Аны залда җылы алкышлар белән каршы алдылар. Иң кызыгы шунда, Семен Николаевның әнисе, үзе һәм хатыны да шушы гимназияне тәмамлаган.

3нче гимназиянең көче – аның нәтиҗәле эшләүче педагоглар коллективында, укучыларның белемгә омтылышында һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирүче уку-укыту мохитендә. Гимназия даими рәвештә Россиянең иң яхшы 300 мәктәбе исемлегенә керә. Бу – очраклы уңыш түгел, ә укытучыларның фидакарь хезмәте, укучыларның тырышлыгы һәм ата-аналар белән уртак эшчәнлек нәтиҗәсе.

Юбилей уңаеннан Михаил Афанасьев гимназиядә ремонт эшләрен тулысынча тәмамлау турында карар кабул ителүен дә хәбәр итте. Уку йорты урнашкан территориянең әһәмияте дә артачак: тиздән биредә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы пәйда булачак. Район башлыгы гимназиягә 200 мең сумлык сертификат тапшырды.
Уку йортының күпьеллык партнеры – Горький исемендәге завод та юбилейны игътибарсыз калдырмады. Предприятие бүләк иткән кораб макеты символик мәгънәгә ия. Ул гимназиянең 90 еллык тарихын, ирешелгән казанышларын һәм яңа үрләргә омтылышын гәүдәләндерә сыман. Алда әле күпме ачышлар, уңышлар һәм яңа офыклар!

Кичәдә гимназияне тәмамлаган, бүген җаваплы вазифалар башкаручы шәхесләрнең чыгышлары да зур кызыксыну уятты. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева туган гимназияләренә булган җылы хисләрен җиткерделәр. Аларның чыгышларында укытучыларга хөрмәт һәм шушы белем учагында алган тәрбиянең тормыш юлын да нинди зур әһәмияткә ия булуы чагылды.

Юбилей кичәсенең иң матур өлеше укучылар әзерләгән концерт булды. Һәр чыгышта туган гимназиягә мәхәббәт, укытучыларга рәхмәт һәм мәктәп традицияләренә тугрылык сизелде. Сәхнәдә бүгенге укучыларның сәләте, иҗади мөмкинлекләре һәм үз уку йортлары белән горурланулары күренде.

90 еллык юбилей – үткәнгә нәтиҗә ясау гына түгел, киләчәккә яңа максатлар билгеләү дә. 3нче гимназия бүген дә үзенең төп кыйммәтләренә тугры калып, заманча белем бирү, сәләтле яшьләр тәрбияләү, илебезгә кирәкле шәхесләр әзерләү юлыннан бара.

Еллар узар, бу мәктәпне тагын күпме буын тәмамлар. Әмма бер нәрсә үзгәрмәс: кеше тормышында беренче укытучылар, мәктәп еллары һәм белем алган газиз уку йорты һәрчак аерым урын алып торачак. 3нче гимназиянең 90 еллык тарихы – моның ачык дәлиле.
Нет комментариев