Татарстанның Дәүләт сатып алулары комитеты 2027 елда бюджет учреждениеләрен бензин һәм дизель ягулыгы белән тәэмин итүгә ике тендер урнаштырган. Контрактларның гомуми бәясе 365,3 млн сум тәшкил итә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина
Ягулык гадәти автозаправка станцияләре аша ягулык карталары ярдәмендә биреләчәк. Киләсе елда алардан якынча 200 учреждение вәкилләре файдаланачак. Алар арасында хастаханәләр, интернат-мәктәпләр, көллиятләр, урман хуҗалыклары, ветеринария берләшмәләре, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, шулай ук реабилитация үзәкләре бар.
Ягулык бәяләре 2027 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр үзгәрешсез калачак. Бюджет оешмалары өчен бер литр АИ-92 бензины — 85,44 сум, АИ-95 — 95,63 сум тәшкил итәчәк. Җәйге һәм сезонара дизель ягулыгының литры 98,57 сум, ә кышкысы 111,19 сум булачак.
Татар-информ
Нет комментариев