«Бөтен кешедә дә, бертөрле йөрәк, бертөрле тәрбия түгел» (редакциягә килгән хат)
Менә миңа, Аллаһ боерса, быел педучилище тәмамлавыма 50 ел тула. Өченче курста укыганда булган бер вакыйга һич истән чыкмый. Без укырга форма итеп зәңгәр төстәге ирләр күлмәге, кара юбка киеп йөрдек. Таләпләр каты иде, чуар кофта, йә блузка киеп килсәң, дежур кире куып кайтара. Аяк киеменә таләп юк иде, күбрәк Арчада чигелгән чүәк киеп йөри идем, аңар сүз әйтүче булмады үзе. Мин педучилищеда укыганда, Равилә апам эшли иде инде, ул миңа бик матур сапоги алып бирде...
Укытучылар турында яздым, язам, язачакмын. Төрле һөнәр ияләре күп, билгеле. Кемнеңдер эче дә поша инде, чөнки бу апа йә тәрбия, йә укытучылар, яисә укучылар, шәкертләрен яза, дип. Эше юк, диючеләр дә булыр. Пенсиядә булсам да, вакытым тыгыз, бүленгән, әмма мин һәр эшне төгәл, вакытында эшләргә өйрәнгән.
Менә миңа, Аллаһ боерса, быел педучилище тәмамлавыма 50 ел тула. Өченче курста укыганда булган бер вакыйга һич истән чыкмый. Без укырга форма итеп зәңгәр төстәге ирләр күлмәге, кара юбка киеп йөрдек. Таләпләр каты иде, чуар кофта, йә блузка киеп килсәң, дежур кире куып кайтара. Аяк киеменә таләп юк иде, күбрәк Арчада чигелгән чүәк киеп йөри идем, аңар сүз әйтүче булмады үзе. Мин педучилищеда укыганда, Равилә апам эшли иде инде, ул миңа бик матур сапоги алып бирде. И ул чакта сөенгәннәрем! Беренче чын сапоги! Биек үкчәле, көрән төстә, ялтырап тора.
Укырга киеп килдем килүен, тик башка күрергә насыйп булмады аны. Беренче көнне үк кемдер аяк киемемне киеп кайтып китте... Миңа, кеше өенә таралып беткәч, тишек бутый гына калган иде, ул вакыттагы елаганнарымны искә алсам, әле дә күзләрем яшьләнә. Сапогины да кызгандым, үземне дә (апама ни әйтермен), ул урлап кигән кешенең вөжданы юклыгын сизеп тә, ышана алмадым. Укытучылыкка укыган кеше эчкерсез, намуслы булырга тиеш бит инде.
Каядыр йөргән инде шул кеше дә укытып, тәрбия биреп. «Кеше әйберенә тимә» дигәнне белеп үсмәгәндер, бәлки, бик ярлы гаиләдән булгандыр, дип уйлыйм инде хәзер. Яшь вакытта акыл җитеп бетми, авылга гына киеп кайтасы, укырга искесен киеп киләсе булган да бит. Кем уйлаган инде укытучы булырга җыенган кеше аяк киемен урлар, дип. Минем хәлне шул 70нче елларда яшәгән совет чоры кешесе генә аңлый алыр, чөнки кием-салым табарга авыр еллар иде ул.
Ул хәзер ни теләсәң, шул бар, шөкер. Балаларыбыз, әлхәмдулилЛәәх, фәлән әйбер ошады, диюгә, алып бирәләр. Кайберләрен саклап кына бетерә алмыйм. Менә кызым Лилия Сочидан мин яраткан өч катлы браслет алып кайтып бирде. Казанга китәр алдыннан шуны өстәлгә куеп, сокланып карап тордым, никтер миннән китәрсең кебек тоеласың бит әле, дип, уйлап куйдым. Кафеда намаз укый торган бүлмәгә кергәнче, юынып чыгарга уйладым. Шунда калган, бераздан исемә төшеп, юынгыч янына килсәм, юк беләзегем. Мөселман кафесы булгач, тимәсләр дип уйлаган идем – табылмады. Бик пошынмадым инде, кызым, хәерлегә булсын, кайгырма, әни, дип, башка төрле төстәгесен бүләк итте, рәхмәт яугыры.
Казандагы кызларымнан кайтып киләм. Гадәттәгечә, тәмлүшкәләр күп булып, тагын сумкадан тыш беразын пакетка салганда, боларны онытып калдырмасам ярый, дип, уйлап куйдым. Ни уйласаң, шул була. Тукталышта кеше күп иде, авылга автобуска соңга калам, дип, мин дә троллейбуска кереп бастым. Карыйм, пакет юк. Шуннан өч тукталыштан соң кире килсәм, юк, кемдер алып киткән пакетны. Балаларга әйтеп тормадым инде.
Ярар, хәзер елау юк, хәерлегә булсын, дип, тагын кире утырып киттем. Ваемсыз кеше дә түгел инде мин алай. Кешеләргә артык ышанам, бөтен кешедә дә, бертөрле йөрәк, бертөрле тәрбия булмаганын гына аңларга вакыт бит инде…
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев