2 май 2025 яңалыклары
-
Майда магнит давыллары күп булачак
1 майдан 11 майга кадәр аеруча интенсив магнит давылы көтелә.
-
«Ике кулсыз тусам да, һәр яңа көнне шатлык белән каршы алам»
Татьяна Федоровичева Ульяновск каласында яшәп иҗат итә. Рәссамга — 26 яшь. Аның пейзажларын, портретларын, сюжетлы композицияләрен күпләр ошата. Ул аларны сул аягы белән ясый.
-
Игътибар! Май ае башыннан — намаз вакытларында үзгәрешләр
Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый.
-
Сочи шәһәрендәге Сабантуйны оештыручылар арасында Яшел Үзән районы вәкилләре дә бар
Иртәгә, 3 майда, Сочи шәһәрендә VI «Көньяк Сабантуй-2025» узачак.
-
«Бөтен кешедә дә, бертөрле йөрәк, бертөрле тәрбия түгел» (редакциягә килгән хат)
Менә миңа, Аллаһ боерса, быел педучилище тәмамлавыма 50 ел тула. Өченче курста укыганда булган бер вакыйга һич истән чыкмый. Без укырга форма итеп зәңгәр төстәге ирләр күлмәге, кара юбка киеп йөрдек. Таләпләр каты иде, чуар кофта, йә блузка киеп килсәң, дежур кире куып кайтара. Аяк киеменә таләп юк иде, күбрәк Арчада чигелгән чүәк киеп йөри идем, аңар сүз әйтүче булмады үзе. Мин педучилищеда укыганда, Равилә апам эшли иде инде, ул миңа бик матур сапоги алып бирде...
-
«18 ел рәнҗетте». Кыйналып яшәгән хатын ирен үтергән
Ирина сүзләренчә, бергә яши башлауларының беренче көненнән үк аның тормышы курку-кыйналулар белән уза.
-
Бәрәңге утырту серләре
Әһә, нәрсә белмибез инде без ул бәрәңге турында, әйе бит. Петр I унсигезенче гасырда Голландиядә вакытта аны авыз итеп карап, бик ошаткан һәм бер капчык тутырып Россиягә озатканнан бирле тупланган тәҗрибә бит инде ул. Түбәндәге бәрәңге уңышына кагылышлы серләрне үзебез голландларга өйрәтә алабыз.
-
«Түзәр хәлем калмады...» (тормыштан)
Түзәр хәлем калмаганга гына сөйлим, дип сүз башлады табибка чират торганда Рәхимә апа. Йөз-кыяфәтенә караганда, аңа 60 яшьләр тирәсе иде. Мин телефоннан татарча сөйләшкәнне ишетеп, эчен бушатырга булган икән. “Якыннарга, дусларга сөйли торган хәл түгел шул, сеңлем. Чит кешегә ачылсам, җиңелрәк булыр, бәлки”, – диде ул.
-
«Улым белән горурланам!» Илшат Баһаветдинов кебек Геройларның исеме – мәңгелек
26 ел (!) авыру ирен караучы ханым, газиз улын югалткан Ана алга таба яшәргә көчне кайдан таба икән соң? Шушы сорауга җавап эзләп, Күгәй авылында Баһаветдиновлар гаиләсенең капкасын ачтык.
-
Гүзәл Идрисова: «Акча мәсьәләсендә без Илназ белән ике төрле кеше...» яки җырчылар акча тота беләме?
17 апрель – акча көне иде, җәмәгать. Шул уңайдан яраткан җырчыларыбыз арасында сораштыру оештырып алдык. Аена якынча ничә сум акча тота алар? Акчаны нәрсә өчен жәлләмәячәкләр? Финансларын алдан планлаштырып куялармы, әллә һич уйламаганда сатып алулар гадәти күренешме? Хәзер барысын да тәфсилләп сөйләрбез, киттек!
-
«Күзләр генә тиде, дип елыйбыз» - Яшь пар һәм ана карынындагы сабыйның гомер җепләре бик аянычлы өзелгән
Юл төзелеше барган җирдә цемент ташучы «Foton» йөк автомобиле светофорга туктаган «Sollers», «Лада», «КамАЗ» һәм «Opel» автомобильләренә килеп бәрелә дә, 2 машина бик нык чәлпәрәмә килә. Апас районында яшәүче 27 яшьлек Резеда һәм аның 29 яшьлек ире Фирдүс Юнысовлар, Пенза өлкәсеннән 25 һәм 28 яшьлек ике кешенең әнә шулай яшьли гомер җепләре өзелә.