Бәрәңге утырту серләре
Әһә, нәрсә белмибез инде без ул бәрәңге турында, әйе бит. Петр I унсигезенче гасырда Голландиядә вакытта аны авыз итеп карап, бик ошаткан һәм бер капчык тутырып Россиягә озатканнан бирле тупланган тәҗрибә бит инде ул. Түбәндәге бәрәңге уңышына кагылышлы серләрне үзебез голландларга өйрәтә алабыз.
Әһә, нәрсә белмибез инде без ул бәрәңге турында, әйе бит. Петр I унсигезенче гасырда Голландиядә вакытта аны авыз итеп карап, бик ошаткан һәм бер капчык тутырып Россиягә озатканнан бирле тупланган тәҗрибә бит инде ул. Бәрәңгегә кайсы яктан килергә, кайсы өлешен ашарга, ничек үстерергә кирәклеген бер гасыр тирәсе өйрәнгәннәр. Шуннан соң гына безнең илдә төп ризык булган шалкан белән гәрәнкәне (брюква) кысырыклап чыгарган әлеге ят яшелчә. Хәзер бездән дә остарак үстерә белүчеләр дә юктыр аны, мөгаен.
Түбәндәге бәрәңге уңышына кагылышлы серләрне үзебез голландларга өйрәтә алабыз:
- Бәрәңге кечерәк булган саен, ул зуррак бүлбе бирә һәм киресенчә. Шуңа, уртача зурлыктагыларын утырту иң яхшысы яки һәр өлешендә берничә күз калырлык итеп, зурларын кискәләргә.
- Тирән утыртылган бүлбе вак бәрәңге һәм мул яшеллек бирә.
- Бәрәңгене химик ашламалар белән тукландыру яхшырак – органика, бигрәк тә тирес, тәм сыйфатларына тискәре йогынты ясый.
- Эре һәм тәмле бәрәңге алу өчен, сабакларын җиңелчә сындыралар. Шуннан соң туклыклы матдәләр бары тик бүлбе үсешенә китә. Бу процедураны, бәрәңге чәчәк аткач, 1-2 атнадан соң башкаралар.
- Бакыр бай туфракта беркайчан да фитофтора таралмый. Шуңа күрә, утыртыр алдыннан бүлбеләрне бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртәләр. Шуның белән үк, бигрәк тә үсешнең башлангыч стадиясендә, сабакларын да коендыралар.
- Яфраклары фитофтороздан карала башлагач ук, сабакны кисеп, яндыралар.
- Бәрәңге бакчасы тирәли керән, тырнак гөл, хуш исле үләннәр утырталар – алар барысы да сәламәт уңыш алуга ярдәм итә.
- Колорадо кортын әлеге үсемлекләр куркыта: кориандр, песи бөтнеге (котовник), латин чәчәге (настурция), гөлбадран (пижма), бәрхет гөле. Аларны буразна кырыйларына утырталар.
- Ә менә көнбагыш бәрәңгегә начар тәэсир итә.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев