Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Улым белән горурланам!» Илшат Баһаветдинов кебек Геройларның исеме – мәңгелек

26 ел (!) авыру ирен караучы ханым, газиз улын югалткан Ана алга таба яшәргә көчне кайдан таба икән соң? Шушы сорауга җавап эзләп, Күгәй авылында Баһаветдиновлар гаиләсенең капкасын ачтык.

Татар хатын-кызлары бигрәк сабыр инде ул, Гөлфирә апа да безне елмаеп, кунакчыллык күрсәтеп каршы алды. Ниятебезне аңлап, озын, шул ук вакытта бер мизгелдәй узып киткән тормыш йомгагын сүтә башлады. Күгәй мәктәбенең 8 классын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз бер ел колхозда эшли. Аннан күрше кызына ияреп, Буа ветеринария техникумына укырга керә. Әнисе, колхозда эшләп берәүнең дә үлгәне юк әле, дисә дә, белем алу теләге көчлерәк була. Гомерлек юлдашын да биредә очрата. Булачак ире Нургасыйм белән бер төркемдә укыйлар. Ике ел очрашып йөр­гәннән соң, өйләнешәләр. Яшь белгечләрне юллама белән Акъ­егеткә колхозга эшкә җибәрәләр.

– Мин – зоотехник, Нурга­сыйм ветеринар табиб ярдәмчесе. Мәрьям апа Мәрдәновага йортка кердек. Ирем ярты ел гына эшләп калды, армиягә алдылар. 1 ай да 20 көнлек Зөлфия кызым белән военкомат төбендә озатып калдым. Ике ел хезмәт иткәч, Саратов өлкәсе Озинский районында төпләнеп калды. Фатир бирделәр, без дә шунда күчендек һәм 16 ел биредә гомер иттек, икенче кызыбыз Гөлнур туды. Алга таба Казахстанның Актүбә өлкәсендә 8 ел яшәдек, биредә Илшатымны таптым. 93нче еллар, союздаш республикалар таралгач, туган якка кайтырга булдык. Без кайтып, 5 көн узгач, Яшел Үзәндә сеңлемдә яшәүче әнием вафат булды. Төп нигезем буш иде, шунда төпләндек. 10 ел чиратыбызны көткәннән соң, Яшел Үзәндә фатир бирделәр. Тик без авылдан китмәдек. Күгәйне бик яраттым, халкын хөрмәт итәм, – ди Гөлфирә апа.

Ничә ел шәһәрдә яшәп, мин хәрби хатыны дип, масая торган­нардан булмый Гөлфирә апа. Ветеринар булып эшкә урнаша, 5 айдан соң колхоз рәисе Илнур Хасипҗан улы аны ашханәгә күчерә. Кышларын, грамоталы белгеч буларак, кадрлар бүлегендә хезмәт куя. Гөлфирә апа лаеклы ялга чыккач та, колхоз тарала. Менә шул вакытта җирләрне саклап калу өчен 187 имза җыеп, колхоз бетмәсен, эш урыннары калсын, мәктәп ябылмасын дип тырышып йөрүчеләрнең башында була ул.

Авылга кайтып төпләнгәч, рәхәтләнеп яшисе дә бит инде. Юк, 99нчы елда Нургасыйм абыйны паралич суга. 5 ел элек егылып зыян китергәч, йөри дә алмый башлый. Улы Илшат, әнисенә авыр булмасын дип, янкорма сала. 4 ел төзи ул аны, үз көче белән тырыша. Бигрәк алтын куллы була да инде. Күгәй мәктәбеннән соң, укуын 16нчы мәктәптә дәвам итә. Укуын тәмамлаган яшь белгечләргә эш табуы авыр, хәрби юлны сайла, дигән әнисе тәкъдименә каршы килми.

Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. 5 ел белем алгач, Приморье краена чакыралар, 12 ел хезмәт итә. Уссурийскийның үзенә күчкәч, фатир бирәләр. Өйләнә, улы туа, тик рәхәтен күреп яшәргә генә насыйп булмый. 2022 елның 18 гыйнварында махсус хәрби операциягә юллана…

Илшат Баһаветдинов

Ватанга хезмәт иткәне, махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы өчен, РФ Президенты В.В. Путин Указы белән, үлгәннән соң Батырлык орденына лаек була.

(Кыскартып урнаштырылды)

Тулаем газетабызның №16 (2025 ел) санында укырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев