«Ике кулсыз тусам да, һәр яңа көнне шатлык белән каршы алам»
Татьяна Федоровичева Ульяновск каласында яшәп иҗат итә. Рәссамга — 26 яшь. Аның пейзажларын, портретларын, сюжетлы композицияләрен күпләр ошата. Ул аларны сул аягы белән ясый.
— Майлы, акрил, акварель буяулар, пастель, гуашь, каләм, күмер белән ясалган хезмәтләрем күп. Гел иҗат итәсем килә, тик ял итеп алырга да туры килә, — ди Татьяна. — Гади рәсемне бер сәгать яки бер көн эчендә ясыйм. Калганнары, нинди катлаулылыкта булуына карап, 1-2 көн яки 2-3 атна эчендә ясала, ә майлы буяулар белән языла торганнары берничә айдан соң гына тәмамланырга мөмкин, майлы буяулар озак кибә.
— Татьяна, барысын да җиренә җиткереп эшләргә ничек өйрәндегез?
— Теләк булса, өйрәнеп була. Әни мине кашык белән ашарга, чәчемне тарарга, теш чистартырга өйрәтте... Ни өчен шушы юлны үтәм дип кайгырып утырмадым. Димәк, миңа шушы язмыш язган. Рухый авырлык кичермәдем, дусларым һәрчак күп булды. Мин аралашучан, нык ихтыярлы. Өлкә, ил күләмендәге һәм халыкара конкурсларда актив катнашам. Хорда җырладым, биедем, ораторлык сәнгатенә дә төшендем. Барабанда уйнау да минем хобби исемлегендә. Театр белән дә кызыксындым. Зур сәхнәләргә чыгып, яттан шигырьләр сөйләдем. Мәдәни чараларда, конкурсларда катнашканым, җиңгәнем өчен бихисап рәхмәт хатлары, грамоталар, кубоклар тапшырылды. Дистәдән артык шәхси күргәзмәмне ачтым.
— Бар эшне дә аягыгыз белән башкарасызмы?
— Сул аягымның сыгылмалылыгы яхшы, үземә ашарга әзерли алам, җыештырам да. Кесә телефоны буенча хәбәрләрне аяк бармагым белән язам. Осталык дәресләре дә уздырам.
Зилә Нигъмәтуллина
Чыганак, фото: Ирек мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев