Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Игътибар! Май ае башыннан — намаз вакытларында үзгәрешләр

Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый.

Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Нәкъ менә шуңа күрә Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы, намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды.

Казанда 4 майда иртәнге намаз 00:10дә керә һәм, кояш баю белән, чын төн инде булмый. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 4 майда Казанда ястү намазы – 20:58дә, 5 майда – 21:00дә, 6 майда – 21:02дә. Казанда 5 майда иртәнге намаз – 01:51дә, 6 майда – 01:49да.

Игътибарлы булыгыз. Намаз расписаниесен карап торыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев