Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«18 ел рәнҗетте». Кыйналып яшәгән хатын ирен үтергән

Ирина сүзләренчә, бергә яши башлауларының беренче көненнән үк аның тормышы курку-кыйналулар белән уза.

Ростов-Дон шәһәрендә 18 ел буе кыйналу-мыскыллауларга түзеп яшәгән 54 яшьлек Ирина 47 яшьлек ире Виталийны үтергән. Хатын иренә чираттагы талаш вакытында пычак кадый.

Ирина сүзләренчә, бергә яши башлауларының беренче көненнән үк аның тормышы курку-кыйналулар белән уза. Виталий аны бик еш рәнҗетә. Акчасызлык, хәл ителмәгән көнкүреш мәсьәләләре һ.б. Ачуланышырга сәбәп һәрвакыт табылып тора. Ә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң ир-ат бик агрессивка әйләнә.

– Без аның белән 18 ел бергә яшәдек. Бу вакыт эчендә ул мине еш кыйнады, мыскыл итте, – ди Ирина судта.

Шундый чакларның берсендә ире Иринаның тешен төшерә. Ирина барыбер аның фатирында кала, тормыш иптәшен ташларга ашыкмый.

Фаҗига булган көнне алар икесе дә исерткеч эчемлекләр кулланган була. Виталий тагын Иринага кул күтәрә. Бу юлы Ирина кулына пычак алып, аның күкрәгенә кадый. Виталий шунда ук үлә.

Иринага карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаталар. Хатын-кызны гаепле дип таныйлар һәм 6 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итәләр.

Интертат

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев