Яшел Үзәннән Республика кан үзәгенә чираттагы донорлар төркеме юл алды
Яшәеш

Яшел Үзәннән Республика кан үзәгенә чираттагы донорлар төркеме юл алды

Менә алар – чираттагы игелекле донорлык акциясендә катнашкан чын геройларыбыз! Һәрберсен шәхсән белүем белән горурланам!

Автор фотосы

Мондый изге сәфәрләр шәһәребездә матур традициягә әверелде. Алар – тугрылык, җаваплылык һәм ихлас кайгырту билгесе. Аеруча илебез иминлеге сагында торучыларга ярдәм итүдә мондый игелекле гамәлләрнең әһәмияте зур.

Акциядә Яшел Үзәннең шәһәр төзүче предприятиеләре хезмәткәрләре һәм актив халык катнашты. Сәфәрне оештыруда «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зеленодольск бүлекчәсе, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» иҗтимагый хәрәкәте, Горький исемендәге Зеленодольск заводы зур көч куйды. Әлеге эшне волонтёр буларак миңа турыдан-туры координацияләргә туры килде.

Башкаларның гомерен саклап калу өчен вакытын һәм көчен кызганмаган һәр донорга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең гамәлегез – бердәмлекнең, шәфкатьлелекнең һәм кешелеклелекнең чын үрнәге!

Горький исемендәге завод җитәкчелегенә транспорт белән тәэмин иткәннәре өчен аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең ярдәмнән башка мондый даими сәфәрләрне оештыру күпкә авыррак булыр иде. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә юлга чыгуны тиз, куркынычсыз һәм җылы мохиттә оештыру мөмкинлеге туа.

Фото: Роза Минхаҗева

Мондый акцияләр кешеләрне берләштерә, игелекнең матур сүзләрдә генә түгел, ә конкрет гамәлләрдә чагылуын тагын бер кат раслый. Без бу мөһим эшне дәвам итәчәкбез, алдагы көннәрдә дә донорлык сәфәрләрен оештыруны планлаштырабыз.

Барлык донорларга, оештыручыларга һәм ярдәм күрсәтүче партнёрларга зур рәхмәт! Бергә булганда без көчле!

Роза Минһаҗева


Нет комментариев