Әниләр көне уңаеннан Бишнә мәдәният йортында балалар катнашында матур һәм күңел җылысы белән сугарылган иҗади чара узды. Әлеге очрашуның төп максаты – балаларда әниләргә карата хөрмәт, мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү, аларны үз куллары белән матур бүләкләр ясарга өйрәтү иде.
Чара барышында һәрвакыт үзенең иҗади идеяләре һәм осталыгы белән сөендереп торучы Айгөл балалар өчен шкатулка ясау буенча мавыктыргыч остаханә үткәрде. Ул балаларга эш тәртибен аңлатып, кирәкле киңәшләрен бирде, һәркайсына ярдәм итте. Балалар исә зур кызыксыну һәм теләк белән эшкә керештеләр. Тырышлык, сабырлык һәм фантазияләрен эшкә җигеп, алар үз куллары белән матур, үзенчәлекле шкатулкалар ясадылар.
– Остаханә барышында балалар яңа һөнәргә өйрәнеп кенә калмадылар, ә бергәләп эшләүдән, иҗат итүдән дә зур канәгатьлек алдылар. Иң мөһиме – һәр шкатулкага әниләренә булган чиксез мәхәббәтләрен, күңел җылыларын һәм ихлас хисләрен салдылар. Чөнки иң кадерле бүләк – ул баланың үз куллары белән, йөрәк җылысын кушып ясаган бүләге, – дип белдерде Бишнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабиров
Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, матурлыкны күрә һәм тудыра белергә, якын кешеләрен сөендерергә өйрәтергә ярдәм итә.
Бишнә мәдәният йорты коллективы барлык әниләрне бәйрәмнәре белән котлап, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм һәрвакыт балаларының игътибарын, ихтирамын тоеп яшәүләрен тели! Әниләребез һәрчак исән-сау, бәхетле булсын!
Нет комментариев