2026 елның 1 мартыннан һава транспортында балаларны йөртү кагыйдәләре яңартылды. Төп яңалык – 12 яшькә кадәрге балаларны озата баручы олы кеше белән янәшә утырту мәсьәләсе.
Фото: ясалма интеллект
Иң мөһим үзгәртүләр:
12 яшькә кадәрге бала һәм аны озата баручы пассажирга күрше урыннар бирелергә тиеш. Күрше урыннар – бер рәттә янәшә, проход белән аерылмаган урыннар. Урын җитмәсә, бер рәттә проход аша яки алда/арттагы рәттәге урыннар да күрше дип санала.
Теркәлү башланганнан соң билет алганда буш күрше урын булмаса, башка буш урыннар бирелергә тиеш. Моның өчен өстәмә түләү алынмый.
Баланы берничә олы кеше озата барса, алар ташучы кагыйдәләренә ярашлы бала янына утырачак озата баручыны сайлый ала. Берничә бала булса, һәр балага аерым озата баручы сайлау мөмкинлеге дә бар.

2 яшькә кадәрге бер баланы бер озата баручы белән аерым урынсыз йөртергә мөмкин: ил эчендәге очышларда – бушлай, халыкара очышларда – тарифтан кимендә 90% ташлама. Башка очракларда 2 яшькә кадәрге балаларга аерым урын бирелә.
РФ гражданы булган 2 яшькә кадәрге баланы аерым урын белән ил эчендә, шулай ук 2–12 яшьлек РФ гражданы балаларны ил эчендә йөрткәндә 50% ташлама каралган. Ләкин беренче/бизнес класс, дәүләт ярдәмендәге һәм бәясе аерым тәртиптә билгеләнгән маршрутларга бу ташлама кагылмый.
Калган очракларда ташлама күләмен һава ташучы үзе билгели.
Беләсезме? Янәшә урыннар төшенчәсе урын җитмәгәндә алда яки арттагы рәтне дә үз эченә ала. Шуңа күрә бала белән очышка әзерләнгәндә билет алганда бала яшен, гражданлыгын, очыш төрен һәм ташучының үз кагыйдәләрен тикшерергә кирәк. Янәшә урыннар турындагы сорауны теркәлү вакытында ук бирегез.
Нет комментариев