Бер атна элек республика икенче баскычта иде.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
2026 елның 23 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан мөмкин булган 348 баллның 283ен җыйган. Рейтинг дүрт төр ягулыкның бәясен исәпкә алып төзелә: АИ-92, АИ-95, АИ-98 бензиннары һәм дизель ягулыгы.
Бер атна эчендә республикада бензин һәм дизель ягулыгының уртача бәясе 0,74 процентка арткан һәм бер литры 69,29 сумга җиткән. АИ-92 бензины — 66,58 сум, АИ-95 — 71,11 сум, АИ-98 — 99,72 сум, ә дизель ягулыгы 81,97 сум булган.

Рейтингта Татарстаннан югарырак урыннарны Омск һәм Ульяновск өлкәләре, Башкортстан, Калуга, Курган һәм Орёл өлкәләре, Чувашия һәм Ярославль өлкәсе алган.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Удмуртия — 13нче, Ырынбур өлкәсе — 20нче, Пенза өлкәсе — 21нче, Мордовия — 22нче, Самара өлкәсе — 24нче, Түбән Новгород өлкәсе 30нчы урында урнашкан.
Иң кыйммәтле бензин Магадан өлкәсендә теркәлгән. Шулай ук ягулык бәяләре иң югары булган төбәкләр арасында Севастополь, Кырым, Якутия һәм Камчатка крае бар.
inkazan.ru
Нет комментариев