Яшәеш

Песошин «ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Быел конкурста 215 товар җитештерүче катнашты, алар 358 төрле продукция һәм хезмәт тәкъдим итте. Нәтиҗәләр буенча 156 лауреат һәм 166 дипломант билгеләнде.

Конкурсның иң югары бүләге — «Татарстан сыйфаты лидеры» призына алты оешма лаек булды. Алар арасында «ТАИФ-НК» АҖ, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «Майский» теплица комплексы, «Мастер» сәнәгать паркы, Әлмәт район күп профильле хастаханәсе һәм халык һөнәрчелеге остасы Наталья Печерская бар.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләре яңа шартларга уңышлы яраклаша, заманча технологияләрне үзләштерә һәм продукция ассортиментын киңәйтә. Ул конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең күп меңләгән хезмәт коллективларының уртак тырышлыгы булуын ассызыклады.

Конкурс 2003 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты — Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм итү, товарлар һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, республика икътисадын һәм эшмәкәрлек потенциалын үстерү.

Татар-информ


Нет комментариев