Әмир, Алинә һәм Тимур – 2026 елда Татарстанда иң популяр исемнәр
Яшәеш

Әмир, Алинә һәм Тимур – 2026 елда Татарстанда иң популяр исемнәр

2026 елда Татарстанда яңа туган балаларга кушылган иң популяр һәм сирәк исемнәр билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Фото: ясалма интеллект

Республикада иң еш кушылган ун исемлеккә Әмир, Аминә, Тимур, Айлин һәм Марк кергән. Шулай ук ата-аналар сабыйларына София, Мирон, Эмилия, Матвей һәм Ясмина исемнәрен биргән.

Сирәк очрый торган исемнәр арасында Газиз, Бүләк, Адар-Хан, Весения һәм Әл-Вакыйф бар. Яңа туган балаларга шулай ук Гүлизар, Драгомир, Асылъяр, Кирам һәм Глафира кебек исемнәр кушылган.

Татар-информ


Нет комментариев