Ату күнегүләре, сыгылмалылык һәм көч сынау — берсе дә читтә калмады!
Катнашучылар үзләренең җитезлеген, чыдамлыгын һәм ихтыяр көчен күрсәтте. Спорт мәйданчыгында бер-береңә ярдәм итү, һәр уңышка сөенү хисе хөкем сөрде.
Васильево бистәсенең өлкән буын кешеләре тагын бер кат яшьнең актив тормышка киртә булмавын исбатлады. Катнашучыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм яңа уңышлар телибез!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов хәбәр итә.
Нет комментариев