Үзебез төзибез, үзебез җимерәбезме?!
#әйтәмәле
Фото: "ЯҮ" архивы
Авылларыбыз да шәһәрдә ким түгел хәзер, шөкер. Юлларга таш җәелде, мәдәният йортлары яңара, спорт, балалар мәйданчыклары, парклар барлыкка килә. Безнең авылда да бар мондый мәйданчык. Рәхәтләнеп шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек дип сөенеп йөрим.
Тик бер нәрсә күңелгә тия: менә шунда кичен яшьләр җыела. Бер сүзем юк, утырсыннар, тик үз артларыннан чүп-чарны җыярга була торгандыр инде. Хәзер бит контейнерлар авыл урамнарында адым саен булмаса да, бар, җитәрлек. Сок, сыра шешәләрен, чипсы пакетларын алар артыннан кем җыярга тиеш дип уйлыйлар икән? Хәер, уйламыйлар инде. Авыл урамнарын җыештыручы юк, чисталык биредә яшәүченең бары үзеннән тора. Ике метрлы булып үскән егет-кызлар, ә үз артларыннан алып китәргә куллары җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев