Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Улыгыз өчен шатланып торыгыз

Кайтаваз

Исәнмесез, яраткан газетам. «Яшел Үзән»нең бер битен дә калдырмыйча укып барам. Иң беренче булып, «Әйтәм әле!», «Хат килде» сәхифәләренә күз салам. Чөнки анда бөтен тормышыбыз ярылып ята төсле.


«Зур бала – зур бәла» дигән хатны укыдым да, киңәш сорап язган авторга фикеремне җиткерәсем килде. Сез бик әйбәт ул үстергәнсез, шунысына шатланып яшәгез. Балалы хатынга яратмыйча гына өйләнмәгәндер. Эчеп, наркотиклар кулланып, кредитлар алып, акча туздырып, эшләмичә йөрсә нишләр идегез?! Аннан, гаилә кормыйча калган егетләр дә бихисап бит.Шуңа күрә, яшьләр тормышына кысылырга кирәкми. Ә, киресенчә, ярдәм итегез, шалтыратып хәлләрен белешегез, үзегезнең яратуыгызны белдереп торыгыз. Алардан да бәхетле гаилә булмас әле, менә күрерсез.

Акъегеттән
укучыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев