Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Түбән Камадагы лицейда һөҗүмнән соң мәктәпләргә янаулар белән фейклар барлыкка килде

Яшүсмернең 37нче номерлы лицейда җыештыручыга һөҗүменнән соң социаль челтәрләрдә башка мәктәпләргә янаулар белән фейк язмалар барлыкка килә башлады.

"Куркыныч янаулар тараткан каналлар – провокаторлар фейгы...", - дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.

Мондый постларның максаты – җәмгыяттә паника тарату һәм хәлне тотрыксызландыру. Шәһәр мэриясендә халыкны әлеге яңалыкларга ышанмаска өндәделәр.

Исегезгә төшерәбез, кичә Түбән Кама лицейларының берсендә укучы җыештыручыны пычак белән яралаган һәм сигнал җайланмасыннан аткан, шуның нәтиҗәсендә шулай ук тән җәрәхәтләре алган. Яшүсмер Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм хастаханәгә китерелгән, ә һөҗүм факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев