Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2026 елда диспансерлаштыру кагыйдәләрен үзгәртте

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел диспансерлаштыру процедурасына берничә үзгәреш кертелгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Яңа кертелгән үзгәрешләрнең берсе – 40 яшькә җитмәгән кешеләрдә атеросклерозны кисәтү өчен липопротеин дәрәҗәсен һәм липид профилен тикшерү. 21–49 яшьлек хатын-кызлар өчен биш елга бер тапкыр карынчык муентыгы рагы үсеше куркынычына йогынты ясаучы кеше папилломасы вирусына тест өстәлде. Моннан тыш, гипертония һәм диабет белән авыручыларга кайбер очракларда телемедицина технологияләрен кулланып диспансерлаштыру үтәргә рөхсәт ителде.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елда диспансерлаштыру вакытында республика халкында 100 меңнән артык төрле авыру табылган. Татарстанның һәр унынчы кешесендә диярлек теге яки бу чирнең үсеш алу куркынычы ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру «Озын гомерле һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында бушлай үткәрелә. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев