Яшәеш

ТР Дәүләт торак инспекциясе: ишегалдында яктылык җитмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә

Ишегалдында яктылык җитмәве яшәүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра, әмма бу проблеманы җаваплы затка мөрәҗәгать итеп чишеп була, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе [Госжилинспекция РТ].

Йорт яны территориясе чикләрендә яктырту өчен идарә итүче оешма (УК) җавап бирә. Әгәр фонарьлар йорт җирлеге чикләреннән тыш урнашкан булса, бу мәсьәләне муниципалитет чишә. Йорт яны территориясе чиге җир участогының кадастр исәбе буенча билгеләнә.

Проблеманы чишү өчен яшәүчеләргә идарә итүче оешмага гариза бирергә киңәш ителә — моны «Госуслуги Дом» кушымтасы аша эшләү иң тизе булачак. Әгәр яктылык шәһәр урамында җитмәсә, «Решаем вместе» сервисы аша муниципалитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татар-информ


Нет комментариев