Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Теләкләр чыршысы»: һәр уенчыкта – могҗизага ышаныч

Шәһәребезнең Мәдәни үсеш үзәгендә Зеленодольск районы һәм шәһәре Советының уртак сессиясе узды.

Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»

Анда шәһәрнең социаль-икътисади үсешенең башлангыч йомгаклары, Яшел Үзәндә кече һәм урта бизнесның торышы, 2025 елда автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау, район территориясендә торак программаларын гамәлгә ашыру һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, Яшел Үзәннең «Беренчеләр хәрәкәте» эше, финанс, җир мәсьәләләре һәм башкалар каралды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән машина төзү заводын үзгәртеп кору турында үз фикерен җиткерде. Шәһәр мэры ЗМЗның җитештерү мәйданнарын үзгәртеп кору, идарә функцияләрен Казан моторлар төзү берләшмәсе мәйданчыгына күчерү белән килешмәве хакында белдерде. 

– Анда 400 кеше эшли, иң яхшы елларда да 1 меңнән артык хезмәткәре булган. Бүген иртән мин республика Министрлар кабинетында районның социаль-икътисади үсеше турында еллык доклад белән чыгыш ясадым. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус комиссия төзергә, карар вариантларын әзерләргә кушты, – дип җит­керде шәһәр мэры.

Шул ук көнне район башлыгы Михаил Афанасьев шәһәр һәм район депутатлары белән бергә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Чыршыда – 69 шар, ә алар артында – Зеленодольск районының 123 баласының хыялы.

– Ике яшьлек Ева зур курчак сораган. Могҗизалы бәйрәм алдыннан балаларның теләкләрен чынга ашыру без – өлкәннәр башкара ала торган шатлыклы, игелекле һәм җаваплы гамәл. Кемнедер сөендерә алу да зур бәхет бит ул! – дип фикерен җиткерде Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.

– Миңа җиде яшьлек Даянаның теләге язылган шар эләкте. «Вакуку» сораган ул. Нәрсә икән бу? Таныш сүз түгел үзе, тик интернеттан карап, белешеп, һичшиксез, шушы бүләкне тапшырачакмын. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле булып, мохтаҗлык кичермичә үссеннәр, киләчәкләре якты, өметле булсын иде, – дип теләкләрен юллады Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.

Район башлыгы Михаил Афанасьев өч бала әтисе буларак, чыршыдан да өч уенчык алды.

– Әлеге акция балаларны күпмедер булса да бәхетле итәргә һәм хыялларын чынга ашырырга мөмкинлек бирә. Наушник, лего, курчак, пульт белән йөри торган машина... Һәр бүләк иясенә тапшырылачак. Яңа ел һәммәсенә дә шатлык-куанычлар, күңелле балачак алып килсен, – дип фикерен җиткерде Михаил Афанасьев.

«Теләкләр чыршысы»на эленгән һәр уенчыкта – могҗизага ышаныч, һәр бүләк – олы йөрәкле, киң күңелле олылар барлыгын раслау. Бу кыш барыбыз өчен дә игелекле булсын!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев