Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучы Курск өлкәсендә хезмәттәшен атып үтергән

Бу хакта «Осторожно новости» телеграм каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматлары буенча, бу фаҗига Суджан районы авылларының берсендә, Россия-Украина чигеннән ерак түгел булган. Татарстанда туган 20 яшьлек рядовой кулында Калашников автоматын тоткан һәм аткан (тикшерү версиясе буенча, бу очраклы рәвештә, корал белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан).

Пуля аның хезмәттәше — Кабардино-Балкариядә туган 18 яшьлек егетнең башына эләгә. Ефрейтор шунда ук үлә. Ике хәрби дә узган җәйдә чакырылган, тиздән аларның хезмәт итү вакыты тәмамланасы булган. Полиция тикшерү үткәрә.

Чыганак: region116.dtp.official | регион 116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев