Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанлыларны дәүләт органнары исеменнән язылган ялган хатлар турында кисәттеләр

Татарстан халкын мөмкин булган провокацияләр — дәүләт органнары исеменнән таратыла торган ялган хатлар турында кисәтәләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ялган хатлар һәм күрсәтмәләр инде Россиянең төрле төбәкләрендә таратыла. Алар ил территориясендә төрле чикләүләр кертү турында ялган мәгълүматларны үз эченә ала. Мондый хатлардагы барлык мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Белгечләр Татарстанда да мондый провокацияләрнең булуы мөмкинлеген кире какмый.

Республика халкын тик рәсми мәгълүматка ышанырга чакыралар. Рәсми мәгълүмат «Россия ГТХМ» мобиль кушымтасында, шулай ук дәүләт органнарының рәсми сайтларында урнаштырыла. Теләсә нинди шикле хатларны һәм күрсәтмәләрне рәсми чыганаклар аша тикшерергә, шикле хатлардагы сылтамаларга күчмәскә киңәш ителә.

Новости Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев