Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанлыларга коптерлар очырткан өчен штрафлар яный

Пилотсыз очкычларны (коптерларны) законсыз очырткан өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Бу хакта Антитеррор комиссиясендә искәрттеләр. Республикада база әзерлек дәрәҗәсе кертелгән. Куркынычсызлыкны яхшырту буенча чаралар арасында: җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү; хәрби, мөһим дәүләт һәм махсус объектларны яки халыкның тормышын тәэмин итүче, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә эшләвен, энергетика объектларын, шулай ук кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен һәм әйләнә-тирә табигать мохите өчен югары куркыныч тудыручы объектларны саклау бар.

Шуңа бәйле рәвештә, шәхси коптерлар очырткан өчен штраф билгеләнергә мөмкин. Аларны дәүләт органнары һәм махсус хезмәтләр белән килешкәндә генә очыртырга була.

Бу тыюдан тыш, Татарстанда пилотсыз очкычларны куллану турында мәгълүматны Интернетта бастырырга һәм таратырга ярамый.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев