Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда узган елгы ришвәтләрнең гомуми суммасы 700 млн сумны тәшкил итте

Татарстанда узган ел ришвәтләренең гомуми суммасы 700 млн сумнан артып киткән. Бу хакта бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов сөйләде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

"Икътисади иминлек бүлекчәсе эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып коррупциягә каршы көрәш кала. 2025 елда республикада коррупцион характердагы 1400дән артык җинаять ачыкланды. Мондый җинаятьләрнең төп өлеше ришвәт алуга туры килә – бу меңнән артык җинаять, шул исәптән, зур һәм аеруча зур күләмдәге 300 якын җинаять. Ачыкланган фактларның 164 очрагы – ришвәт алу, 429 очрак – ришвәт бирү, 303 очрак – ришвәтчелектә арадашчылык. Шулай ук 200 якын вак ришвәтчелек очрагы теркәлгән. Уртача ришвәт күләме 676 мең сум тәшкил итте, ә законсыз акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы – 700 млн сумнан артык", – дип билгеләп үтте Рафаэль Усманов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев